«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды
13 март көнне  «ШАЯН ТВ» телеканалында Халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы – «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 2 000 000 сум.
photo_5373302824202533707_y.jpg

Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Эльвира Әхмәтова, Илдар Хәйруллин, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Роза Әхмәдиева, Илдар Хәйруллин, Ирек Шәрипов, Гөлназ Шәйхиева, Флера Сәйфуллина кебек халкыбызның зур шәхесләре, танылган шагыйрьләре, язучылары һәм артистлары урын алды.

Әлбәттә, утырыш барышында жюри әгъзаләренә җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде, чөнки быел да әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерде. Конкурста бөтен Россиядән 4500 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Пермь крае , Свердлау өлкәсе һәм Башкортостанда яшәүче милләтәшләребездән дә эшләр кабул ителде. Шулай ук чит илләр – Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән катнашучыларның булуы – халкыбызның бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен  тагын бер кат дәлилләде.

photo_5375062360634553120_y.jpg

Кабул ителгән эшләр саны күп булуга карамастан, аларның эчтәлеге быел тагын да баерак. Жюри әгъзаләре әйтүе буенча, эшләр бик көчле һәм зур игътибар таләп итә. Чынанан да катнашучыларның әлеге бәйгегә мәхәббәте зур, чөнки елдан ел берсеннән-берсе кызыклы һәм чын мактауга лаек эшләр кабул ителә.

«Хәзер без – жюри әгъзаләре – бергә җыелышып, эшләрне карыйбыз. Бик кызу бәхәсләр бара. Әлеге конкурсның елдан ел бар яктан караганда да  эшләрнең саны артуын һәм эчтәлеге ягыннан да баерак булын күзәтәбез. Әлбәттә, бик авыр, чөнки бер үк номинациядә һәм яшьтә булган балалар арасында эшләр бар яктан да камил. Тагын шуны әйтеп китәсем килә, без 4000 артык эш арасында балалар әти-әниләре, әби-бабалары бергә күмәкләшеп төшергән  иҗат эшләрен  җибәргән гаиләләргә  аерым игътибар бирдек. Эчтәлек ягыннан килгәндә  туган тел,  туган як һәм Ватан турында темаларга да зур әһәмият бирдек», – дип уртаклашты «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова

photo_5375062360634553121_y.jpg

«Бик күп катнашучылар булды, аларның барсын да карап чыгарга күп вакыт һәм тырышлык кирәк булды, чөнки һәрберсен тыңлап чыгу һәм бәя бирү шактый авыр әйбер. Шигъриятнең үзенең мелодикасы һәм ритмы бар. Шигырь – ул текстны гына уку түгел, сәнгати фаразлап һәм актерларча башкарып, җаныңны һәм тәнеңне хисләрне салырга кирәк. Шаккатып тыңлап утырдым: иң әйбәт шигырь сөйләүче – кечкенә балалар, 6-10 яшьлекләр. Алар чумып һәм тоеп башкаралар.  Бу бик шатландыра. », – дип үз хисләрен белдерде «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Ильдар Зиннур улы Хәйруллин.

photo_5375062360634553122_y.jpg

Искәртеп үтәбез, барлык катнашучыларга да рәхмәт хатлары электрон форматта җибәреләчәк. 

Безнең shayantv.ru һәм tnv.ru чыганаклары аркылы яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

photo_5375062360634553117_y.jpg


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...