13 Март 2025
«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды.
Бәйгенең жюри рәисе булып, шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла тора. Ул әлеге халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы турында үз фикерен белдерде.
«Әдәби иҗатны үстерү ягыннан әлеге конкурның әhәмияте бик зур. «ТАТАР СҮЗЕ» – безнең телебезне, әдәбиятыбызны халык арасына тарату җәһәтеннән әhәмиятле гамәл. Әйтеп үтәргә кирәк, без Татарстанда яшәгән башка хылыклар турында да борчылабыз, аларның хәленә керәбез, шуңа күрә Республикабызда яшәгән чуваш, мари, удмурт, мордва телендә сөйләшкән кешеләр өчен дә номинация бар. Без аларны тыңладык: алар үз телендәге үз шагыйрьләрен генә түгел безнең татар язучылары әсәрләрен дә укыйлар. Бу беренчедән, аларның үзләренең телләрен Республика күләменә чыгару. Икенче яктан, безнең татар телен башка телләрдә дә әверелеш ясап яшәвен дәлилли . Минемчә, номинацияләрдә үзләре язган әсәрләрне укып тәкъдим итүчеләр һәм язучылар берлегендә торучы профессиональ язучылар да бар. Әдәби иҗатны үстерү ягыннан әлеге конкурның әхәмияте бик зур. Татар сүзенә ез, әлбәттә, һәрвакыт мөкиббән китәбез. Ул әдәби телебездә сөйләшеп, үзебезнең әдәби әсәрләрне белү: классиканы да, хәзерге заман әдәбиятын да. Г.Тукай, М.Җәлил һәм Һ.Такташ кебек классикларыбыз белән белән бергә хәзерге заман әсәрләре дә яңгырый. 4000 артык эш тәкъдим иттеләр. Бу сан елдан ел арта бара һәм безнең рухи потенциалыбызның зурлыгын күрсәтә»

Комментарийлар: