Канал турында

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Канал турында

Шаян турында шигырь яз һәм күп төрле бүләкләр от!

«ШАЯН ТВ» белән бул, телне саклау – менә безнең юл!

 

«ШАЯН ТВ» беренче һәм бердәнбер татар балалар телеканалы! «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телен популярлаштыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксындыру.

Өйдә, юлда, һәркайда - «ШАЯН ТВ» кара!

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты.

Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган  һәм аның аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин. Шулай ук телеканалны TatTVR кушымтасында да табарга була. Яраткан тапшыруларны һәм мультсериалларны онлайн режимда карау, телепрограмма һәм файдалы сылтамалар - бер төймәдә.

 «ШАЯН ТВ»ның телевизион трансляциясе берничә элемтә операторы тарафыннан башкарыла. Барлыгы «ШАЯН ТВ» каналын 15 миллионнан артык кеше карый.

Телеканал заман белән бергә атлый. Безнең тапшырулар YouTube платформасында да ачык. «ШАЯН ТВ» тамашачылары белән Вконтакте, Telegram  һәм  ТикТок социаль челтәрләре аша элемтәдә тора.  «ШАЯН ТВ»ның мобиль кушымтасын Google Play һәм App Store аша йөкләп була.
2021 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән "ШАЯН ТВ" телеканалында «ШАЯН ТВ» «ТикТок» фабрикасы үз эшен башлап җибәрде.

Контент

Хәзерге вакытта каналда 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын үстерүгә зур өлеш кертә. Татар теленә иң яхшы мультфильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителә.

Даими рәвештә канал балалар иҗатын үстерү буенча эш алып бара, конкурслар һәм фестивальләр оештыра. Алар арасында: «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесе, «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестивале, «Мин татар баласы» Республикакүләм рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе, «Бию Battle» телевизион бию фестивале һәм  «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгеләре.

«Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесенең җырлары киң дөньяга тарала һәм популярлаша. Ел дәвамында сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлары куела. 15 концерт барышында «ШАЯН ТВ» каналы 5 000нән артык тамашачы белән якыннан танышты.

Безнең җиңүләр

  • «ШАЯН ТВ» каналы «Карусель» телеканалы үткәргән «Главные герои – 2019» милли балалар премиясендә «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче дип табылды.
  • «ШАЯН ТВ» телеканалы X дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» һәм «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта» номинацияләрендә беренче урын алды! 
  • «Калеб»тапшыруы «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җинде.
  • «Бергәләп өйрәник» тапшыруы режиссеры Гөлназ Газизҗанова «ТЭФИ-KIDS 2020» милли-телевизион премиясе финалына үтте.
  • «ШАЯН ТВ» каналында чыгучы «Күчтәнәч» тапшыруы «ТЭФИ регион - 2009» Бөтенроссия телевизион бәйгесенең җиңүчесе.
  • «ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS 2021» бәйгесендә «Дизайн телеканала/телепрограммы» номинациясендә финалистлар исемлегенә керде.
  • 2021 елда «ШАЯН ТВ» «Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә беренче урын яулады.
  • 2022 елда «ШАЯН ТВ» ТикТокерлар фабрикасы» проекты XXV «Бәллүр каләм» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесендә - «Иң яхшы блогер» номинациясендә җиңү яулады.
  • «ШАЯН ТВ» каналы «Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә 3 урын алды.
  • «Кичке әкиятләр» тапшыруы (режиссеры Чулпан Зәйнуллина) алып баручысы Ләйлә Таишева «ТЭФИ-KIDS 2022» премиясендә «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә финалист булды.
  • «ШАЯН ТВ» каналының рәсми сайты «Белем җәүһәрләре» XIII Дөньякүләм интернет проектлар бәйгесендә ГРАН-ПРИга лаек булды.