Татарстанда нинди һава торышы көтелә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татарстанда нинди һава торышы көтелә

Татарстанда нинди һава торышы көтелә
Татарстанда алдагы көннәрдә һава торышы җылы булмас – моңа чираттагы циклонның атмосфера фронты сәбәпче. Бу хакта республиканың Гидрометцентры хәбәр итте.
3 июльдә күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Кайбер урыннарда яшенле яңгыр явып, җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук боз яву ихтималы да бар.
Төнлә температура +9…+14 градус, ә көндез +17…+22 градус тирәсе булачак. Бу гадәттәгедән 3-4 градуска салкынрак.
4 һәм 5 июльдә дә һава торышы шулай ук болытлы, кыска вакытлы яңгырлар сакланачак. Көндез +18…+23 градуска кадәр җылы булачак.

Ә менә 8 июльдән һава торышы җылытачак: көндез +25 градуска кадәр күтәрелү көтелә. Шулай да вак яңгырлар булырга мөмкин.

Кызу кояшлы җәй, без сине бик сагындык!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...