30 Июнь 2025
Казанда узган VK Fest 20 мең кунак җыйды
29 июнь көнне Казанның «Казан» гаилә үзәге янында зур шәһәр фестивале – VK Fest узды. Чарага билетлар ике көн алдан ук сатылып бетте, фестивальдә 20 мең кеше катнашты.Төп сәхнәдә Баста, ZOLOTO, Элвин Грей, Юлия Савичева, «Комната культуры», «ХЛЕБ» һәм «Три дня дождя» чыгыш ясады. Быел беренче тапкыр читтә икенче сәхнә эшләде – анда Нурминский, GAUGA, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi һәм башка популяр татар артистлары чыгыш ясады.
VK Видео стендында ВАЛЯ КАРНАВАЛ, Антон Шастун, Аня Pokrov, Utopia Show һәм башка инфлюенсерлар белән автограф-сессияләр узды. Лекторийда гаилә гадәтләре, спорт һәм Казанның үсеше турында фикер алыштылар. Балалар өчен аниматорлар, мастер-класслар, уеннар оештырылды.


Фестивальдә шулай ук безнең ТНВ үз мәйданчыгын тәкъдим итте – ул ТНВ, ШАЯН ТВ, Болгар Радиосы һәм Майдан брендларын берләштерде. Кызыклы диджей-сетлар, бәйгеләр, фотозоналар, ШАЯН ТВ геройлары белән очрашулар һәм төп бүләк – VK капсула уйнатылды.


VK Fest алга таба Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә узачак. Билетларны vkfest.ru сайтында алырга мөмкин.

Комментарийлар: