Казанда узачак VK Festка бар билетлар да сатылып бетте

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Казанда узачак VK Festка бар билетлар да сатылып бетте

Казанда узачак VK Festка бар билетлар да сатылып бетте

Фестиваль башланырга ике көн кала, барлык билетлар да сатылып бетте

Россиянең иң зур open-air фестивале — VK Fest — быел 29 июньдә беренче тапкыр Казан шәһәрендә узачак. Чара 14:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында старт алачак. Төп сәхнәдә Юлия Савичева, Элвин Грей, ХЛЕБ, ZOLOTO, «Комната культуры», «Три дня дождя» һәм Баста чыгыш ясаячак.

Быел VK Fest татар артистлары өчен дә тәүге тапкыр аерым сәхнә ача. Анда үз җырларын Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi Music, Al Su һәм Elina тәкъдим итәчәк.

Фестиваль кысаларында инфлюенсерлар белән очрашулар, иҗади мастер-класслар, паблик-токлар, спорт һәм күңел ачу программалары узачак — бөтен гаилә өчен мавыктыргыч чаралар көтелә. Татар милли ризыкларын да фестивальнең фудкорт зонасында татып карарга мөмкин булачак. Тулырак мәгълүмат — VK Festның Казан буенча гидында.
Киләсе атнада, 5 һәм 6 июль көннәрендә VK Fest Санкт-Петербургта, 300 еллык паркта үтәчәк. 19 һәм 20 июльдә фестиваль Мәскәүдә тәмамланачак.
Билетларны vkfest.ru сайтында табарга мөмкин.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...