«Сәйлән» телевизион-музыкаль фестивален төшерү дәвам итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» телевизион-музыкаль фестивален төшерү дәвам итә!

«Сәйлән» телевизион-музыкаль фестивален төшерү дәвам итә!

«ШАЯН ТВ» каналында грандиоз «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә. Бүген, 25 сентябрьдә аның яңа чыгарылышлары төшерелде. Кабат сынаулар, зур сәхнә, мәртәбәле жюридан кабатланмас киңәшләр! Жюри составында танылган артистлар, композиторлар, педагоглар, шагыйрьләр, продюсерлар урын алды. Әлеге этапта балаларны Татарстанның халык артистлары, яраткан җырчыларыбыз Салават Фәтхетдинов, Римма Ибраһимова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Азат Кәримов, Ильвина бәяләде.

Татарстанның халык артисты, барыбызның да яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов: "ШАЯН ТВ", Сезгә бик зур рәхмәт! Милләт язмышы өчен, татар моңы, татар җыры өчен борчылып яшәгәнегез өчен! "Сәйлән"! Чакырыгыз, килербез!"- дип каналның хезмәтен югары бәяләде. Бөек шәхестән мондый мактау сүзләре ишетү аеруча да рәхәт.

Ел саен фестиваль меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, республикабызда үткәрелгән иң мөһим чараларда катнаша. Бер генә мәдәни тамаша да алар катнашыннан башка үтми. Сәләтле яшь йолдызчыклар өчен бу зур тәҗрибә һәм киләчәктә илһамланып иҗат итү өчен этәргеч булып тора.

Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Алда кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм зур телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Катнашучыларның барысы да «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак!

Ә финалистларның кемнәр икәнен сез бик тиздән «ШАЯН ТВ» каналында күрерсез. 2 ОКТЯБРЬДӘН һәр якшәмбе зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата алачаксыз!

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...