24 Сентябрь 2022
Дуслар, ШАЯНнарыбыз үзләренең язмалары белән бүлешүләрен дәвам итәләр! Бүген сезне «Шаян балалар» тапшыруы алып баручысы Азалия Шәрипованың шигыре белән таныштырырбыз!
Әкият илендә
Бардым әкият иленә-
Шагыйрь Тукай җиренә.
Сәлам бирдем Былтырга,
Кәҗә белән сарыкка.
Бик күңелле ял иттем:
Җиләк җыйдым, су кердем,
Су Анасын да күрдем.
Шунда барасың килсә,
Укы китап син көн дә!
Комментарийлар: