«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Сарымсакның 1001 файдасы турында беләсезме? Нәкъ тә менә сарымсак көнендә аның бу шифалы үзлекләре турында белү - комачау итмәс. Сарымсакның файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы тору. Ул организмның вируслы, салкын тию авыруларына каршы торырга булыша.

Грипп һәм салкын тию авыруларын булдырмас өчен, азыкка вакланган сарымсак кушарга кирәк. Тикшеренүләргә караганда, бу яшелчәне көндәлек куллану салкын тиюне 60% ка киметә икән.

* Сарымсак - составында аксым, углевод һәм 400дән артык биологик актив элементлар булган яшелчә. Алар арасында организмны тулы көченә эшләвен тәэмин итүче витаминнар, минераллар һәм органик кислоталар бар.

* Ютәл вакытында авыз эчендә бер кисәк сарымсак тотарга кирәк. Әгәр аны вакыт-вакыт азрак тешләп алсагыз, терелүгә бер адым ясадыгыз дигән сүз.

* Бик көчле ютәлләгәндә, салкын тигәндә, грипп, тамак авыртканда сарымсак пары суларга киңәш ителә.

* Сарымсакның кизү вакытында (грипп) да файдасы зур. Моның өчен бүлмәгә туралган сарымсак кына куярга кирәк. Ул вирусларны бик тиз үтерәчәк.

* Борында томау вакытында бер кисәк сарымсакның согын сыгып, аны 1/3 стакан җылы суга салып болгатып, тамчылап, борынга салырга ярый.

* Антибиотик таблеткалардан сарымсакның өстенлеге шунда - ул бары тик зарарлы бактерияләрне генә үтерә, ә даруханә препаратлары исә зарарлы һәм файдалы микроорганизмнарны барысын бергә юк итә.

Игътибарлы булыгыз! Көненә 2-5 грамм (ягъни, 1-3 тырнак) сарымсак ашау сәламәтлеккә зыян китерми. Ләкин ашказаны җәрәхәте, бөер ялкынсыну кебек авырулар булганда аны кулланырга киңәш ителми.

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...