6 Октябрь 2022
Бүген «ШАЯН ТВ» каналының нәни алып баручылары журналистика өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны өлкәннәр көне белән котлап кайтты. Иң изге теләкләрен җиткереп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Ә өлкәннәребезнең исә, яшь буынның үзләрен шулай хөрмәтләүләрен күреп, күңелләре тулды. Үзләренең алыштыргысыз тәҗрибәләре белән дә уртаклашырга өлгерделәр.
Яшьтән үк олы буынны ихтирам итеп, шәфкатьлелек орлыклары салып үстерү – безнең иң мөһим бурычыбыз булып тора.
Комментарийлар: