Укытучылар көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Укытучылар көне белән!

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле Укытучылар! Сезне барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез - безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Укытучыларның авыр, катлаулы хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый.

Әлеге күркәм бәйрәм көнендә чын йөрәктән чыккан изге теләкләрне, иң җылы сүзләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...