IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы

IX Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы

Казанда IX Милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумы старт алды. Чарага Россиянең 30 төбәгеннән 300дән артык делегат җыелды. 28-30 август көннәрендә кунакларны экскурсияләр, утырышлар, журналистлык осталыгы буенча семинарлар һәм Татарстан Республикасы бәйрәмендә катнашу көтә.

Бүген исә Иннополиста форумның төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә багышланган пленар утырышы узды. Анда Россиянең төрле субъектларыннан төбәк, өлкә һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре, шулай ук Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты, «Этникара журналистика гильдиясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы, Россия Иҗтимагый палатасы комиссиясе вәкилләре катнашты. Милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты. Чараның оештыручысы - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Әлеге форумда «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналыбызның алып баручылары, иң сәләтле балаларыбыз мөхтәрәм кунакларны сәламләделәр, каршы алдылар. «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, берсеннән-берсе яңа проектлары белән таныштырдылар. Курчакларыбыз Шаян, Мияу, Биби, Маэмай белән күңелле фотога төшү оештырылды. Очрашу җылы атмосферада, бик продуктив узды.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...