30 Август 2022
Бүген Республика көне!
Дуслар! Татарстан республикасының туган көне белән һәммәгезне чын күңелдән котлыйбыз! Тыныч булсын Татарстан таңнары, уңышлы булсын бүгенгесе, якты булсын киләчәге! Нык сәламәтлек һәм зур бәхетләр сезгә!
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Комментарийлар: