«ШАЯН ТВ» каналыннан зур бәйрәм!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналыннан зур бәйрәм!

«ШАЯН ТВ» каналыннан зур бәйрәм!

Бүген, 30 август «ШАЯН ТВ» каналы Республика көне уңаеннан Казан Кремле янында зур бәйрәм оештырды! Кызыклы уеннар, искиткеч викториналар, алып баручыларыбыздан мавыктыргыч остаханәләр, музыкаль интерактивлар, аквагрим белән нәни дусларын сөендерде! Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләште! Шулай ук курчакларыбыз Шаян һәм Мияу да бар иде! Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр! Чын бәйрәм атмосферасы ясадылар!

Безнең белән булганыгыз өчен килгән һәрбер тамашачыбызга зур рәхмәт! Бәйрәм күңелегезгә хуш килгәндер дип ышанып калабыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...