БДИ – туган мәктәптә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БДИ – туган мәктәптә!

БДИ – туган мәктәптә!

Әле уку елы башланып кына китте. Чыгарылыш сыйныф укучылары инде беренче көннән башлап, ел азагында тапшырачак имтиханнарга да әзерләнә дә башлады.

2020 елда тапшырылачак имтиханнарда бераз үзгәрешләр көтелә. Иң күбе яшь имтиханнарның берсе – кытай теленә кагылачак. Рус теле, география, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән имтиханнарда кайбер биремнәргә һәм бәяләү системасына төзәтмәләр кертелгән. Физикада шулай ук берничә биремдә үзгәрешләр булачак. Математика, химия, биология, информатика һәм МКТ, әдәбият, чит телләр үзгәрешсез кала.

Соңгы елларда бердәм дәүләт имтиханының укучылар өчен нинди зур психологик стресс булуы турында еш телгә алына. Психологлар фикеренчә дә, аны чит мәктәпкә барып тапшыру нәтиҗәгә зур йогынты ясый. Шушы борчуларны юкка чыгару өчен, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әгъзалары чыгарылыш имтиханнарын укучылар үзе укыган мәктәптә тапшырырга рөхсәт итүне сорый. Ләкин укытучы ярдәм итәр яки күчереп булыр, дип өметләнергә ярамый. Имтиханны тапшыру форматы һәм таләпләр үзгәрешсез кала. Димәк, имтихан барышы шулай ук камералардан күзәтеләчәк һәм шул фән укытучылары имтиханга кертелмәячәк.

БДИ 2020 елда да 3 этапта узачак: вакытыннан алда (20 март-13 апрель), төп (25май-29 июнь) һәм өстәмә (7-24 сентябрь).

БДИ төп этабының якынча графигы:

25 май – география, рус әдәбияты, информатика;

28 май – рус теле;

1 июнь – математика (база һәм профиль);

4 июнь – тарих, физика;

8 июнь – җәмгыять белеме, химия;

11 июнь – чит телләрдән язмача имтихан, биология;

15 июнь – чит телләрдән телдән имтихан;

16 июнь – чит телләрдән телдән имтихан;

9 сыйныфлар өчен ТДИдан якынча имтихан:

22 май – чит телләр;

23 май – чит телләр;

26 май – тарих, физика, биология, химия;

29 май – җәмгыять белеме, информатика (ИКТ), география, химия;

5 июнь – әдәбият, физика, информатика (МКТ), география, чит телләр;

9 июнь – математика.

БДИ тапшыру өчен рөхсәт алырга чыгарылыш сыйныф укучылары, гадәттәгечә, инша язачак. Әлеге сынауны алар бу елның декабрендә узачак.

Имтихан өчен иң минималь баллар саны да билгеле. Ләкин уку елы башыннан ук, мин бу сынауны бик җиңел узачакмын, мин белемле! Югары балл җыеп, теләгән уку йортына керә алачакмын, дип уйларга кирәк. Үзегезне куркытып яшәмәгез! Тырышып укыгыз, вакытны белем алу белән ялга дөрес итеп бүләргә өйрәнегез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...