«Балалар – хәйрия эшендә»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балалар – хәйрия эшендә»!

«Балалар – хәйрия эшендә»!
12 сентябрь көнне Су спорт төрләре сараенда Россиянең хезмәт герое, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаядан хәйрия мастер-классы узды.
Хәйриячелек – изге эш! Ләкин аның белән зурлар гына шөгыльләнә, дип уйлау дөрес түгел. Балалар да мондый эш белән кечкенәдән танышып, тормышта төрле балалар, начар авырулар һәм кыенлыклар барлыгын белеп үсәргә тиеш. 
Хәзерге көндә РФ федераль дәрәҗәдә яман шеш авыруы белән көрәш алып бара торган программаны тормышка ашыра. Бу куркыныч афәтне бөтен ил белән җиңә алабыз. Спорт оешмаларының шушы юнәлештәге эшчәнлеге дә мактауга лаек. Әлбәттә, мондый зур чаралардан безнең “ШАЯН ТВ” каналы да читтә калмый. Чараның мәгълүмати партнеры буларак катнаштык. Татьяна Покровская мастер-классында катнашкан Казан, Яр Чаллы һәм Ижау шәһәрләреннән килгән синхрон йөзү буенча спорт мәктәбе укучыларына, тамашачы буларак чакырылган балаларга каналыбызны да тәкъдим иттек. Без – барыбыз да бергә! Яшьтәшләребез өчен борчылабыз, аларның сау-сәламәт булып, спорт шөгыльләнеп, безнең каналны да карап сөенеп яшәүләрен телибез. 
Казанда мондый чаралар уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быелгы мастер-класста җыелган матди ярдәм башкалабызда Анжела Вавилова исемендәге хосписның икенче бинасын төзүгә юнәлдереләчәк.
0c3efbe6-7b4b-4d74-882e-69c40a7027cc.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...