12 Сентябрь 2019
Нәкъ 10 ай элек, 12 ноябрьдә, «ШАЯН ТВ» балалар каналы үз эшен башлады. Бу көн безнең өчен бик кадерле. Чөнки яраткан балалар өчен, алар белән берлектә татарча сөйләшә, 24 сәгать эшли торган канал барлыкка килде.
Көн саен тамашачыларыбыз арта, тапшыруларның сыйфаты яхшырганнан-яхшыра, татарча сөйләшә, аңлый башлаучыларның артуы сөендерә. Рәхмәт сезгә, дуслар, бергәләп татар телебезне саклап калырбыз, үз милләтебез турында дөньяга танытырбыз.
Комментарийлар: