ФАЙДАЛЫ ЛАЙФХАКЛАР

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ФАЙДАЛЫ ЛАЙФХАКЛАР

ФАЙДАЛЫ ЛАЙФХАКЛАР

КАРАҢГЫДА ЙОКЛАГЫЗ

Белгечләр йокы бүлмәсе тәрәзәсенә калын пәрдә эләргә куша. Чөнки йокы гормоны булган мелатонин караңгыда бүленеп чыга. Караңгыда йоклау иммунитетны күтәрә, чирләргә бирешүдән саклый. Ясалма яктылык чыганаклары барлыкка килгәнче, кешенең көнкүрешендә бары ике генә яктырткыч: көндез – Кояш, кич – Ай һәм йолдызлар гына булган. Замана кешесенең тыныч йоклый алмавына тормыштагы ыгы-зыгы сәбәпче.

ИРТӘН НӘРСӘ АШАРГА?

Күп кенә иртәнге ашка солы боткасы әзерли. Әмма бу зыянлы, ди белгечләр. Солы боткасында фитин кислотасы күп, ул организмның уянуын тоткарлый. Шуңа күрә солы боткасын төшке ашка ашарга киңәш ителә. Ул ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта торган клетчаткага бай. Иртәнге ашка йомырка, яшел тәмләткечләр һәм тавык ите файдалы.

КЫЗЫНУ КАРТАЙТА

Кояш файдалы, әмма чамадан артса ул зыян да салырга мөмкин. Җәйге яллар башланырга ерак калмады, кемдер җылы якларга җыенадыр, кемдер елга буенда кызыныр, бакчада да кояш сугарга мөмкин. Табиблар кояшта кызынуның тән тиресен картайтуы хакында әйтә. Май бизләре эшчәнлеге кимү сәбәпле, тән тиресе корылана, сыгылмалылыгын югалта.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...