Парашют үзенең 239 еллыгын билгеләп үтә

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Парашют үзенең 239 еллыгын билгеләп үтә

Парашют үзенең 239 еллыгын билгеләп үтә

3 июнь – парашютның туган көне билгеләп үтелде. Бу көнне парашют белән сикерүгә мөнәсәбәте булган һәркем бәйрәм итте: спортчылар, десантчылар, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, пилотлар һәм космонавтлар. Әлбәттә, аларга якыннары, дуслары һәм туганнары кушылды.

Кызыклы мәгълүматлар

* Иң өлкән ир-егет парашютчы булып 97 яшендә өч чакрымлы биеклектән сикергән Джордж Мойз санала. Ә хатын-кызлардан 102 яшендә Дороти Кластер сикергән.

* Парашют белән сикерү спортның иң куркыныч төре булып санала. Статистика буенча, һәр 4000 сикерешнең берсе уңышсыз тәмамлана.

* Парашют ачылганчы кешенең төшү тизлеге сәгатенә 180 километр тәшкил итә. Парашют ачылганчы бер минутта кеше 3 километр ара үтәргә мөмкин.

* Парашютчы Уилл де Сильва гел үзенең Отис кушаматлы эте белән сикерә. 10 ел эчендә алар берлектә 64 сикереш ясаган.

* 1931 елның 14 июлендә СССРда хатын-кызлардан беренче тапкыр Любовь Кулешова сикерә.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...