«ШАЯН ТВ»да Фирдүс Тямаев!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да Фирдүс Тямаев!

«ШАЯН ТВ»да Фирдүс Тямаев!
Татар эстрадасының якты йолдызы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев кичә «ШАЯН ТВ»га кунакка килде!
Республика күләмендә аның турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ташып торучы энергиясе, үзенчәлекле сәләте һәм искиткеч концертлары белән ул миллионлаган аудиторияне үзенә җәлеп итте. Аның җырлары бүген һәркайда! Радиодулкыннарда, телевизорларда, смартфоннарда!
Шаян балалар студиясенә дә ул җырлап керде!
Тапшыруда Фирдүс Тямаев артист булу серләрен уртаклашты, «ШАЯН ТВ» тамашачыларына файдалы киңәшләр бирде, җырлады, биеде, хәтта яшь алып баручыбыз белән дуэт та оештырып карады!

Кыскасы, УТ чыгарылыш килеп чыкты! Карамый калма!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...