Матбугат очрашуы!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Матбугат очрашуы!

Матбугат очрашуы!
Тиздән тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының икенче сезоны зәңгәр экраннарга чыга. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар өчен очрашу әзерләде!

DSC_0113.JPG

Очрашу кысаларында каналыбызның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова һәм «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев булачак премьераның серләре, «ШАЯН ТВ»да узган чаралар һәм яңа проектлар турында сөйләделәр.
Чарада балалар каналы җитәкчеләре, «Сәйлән» фестивале финалистлары һәм беренче сезон җиңүчеләре катнашты.
Студиябезгә килгән махсус кунаклар – әлеге очрашуның аерым бизәге булып торды.
Алар арасында: Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев; Татарстан Республикасының атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова; җырчы, «ТНВ» каналының алып баручысы Айсылу Габдинова.
DSC_0120.JPG
Әйтергә кирәк, җыелган кунаклар «Сәйлән» проектына һәм канал эшчәнлегенә югары бәя бирде!
Чараның икенче өлешендә җыелган матбугат вәкилләре махсус кунаклар белән сорау-җавап форматында аралашып алды.
Шуңа күрә, тиздән матбугат чараларында «ШАЯН ТВ» турында яңалыклар күп булачак! Күзәтеп барыгыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...