Халыкара балалар телевидениесе көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Халыкара балалар телевидениесе көне белән!

Халыкара балалар телевидениесе көне белән!

Халыкара балалар телевидениесе көне белән!

Дүрт ел дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы яраткан тамашачыларын балалар өчен иң яхшы тапшырулар, мавыктыргыч фильмнар, кызыклы мультсериаллар белән сөендерә, социаль челтәрләр аша аралаша. Каналыбыз көннән-көн чәчәк ата!

Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Шундый тамашачыларыбыз булганда, без һәрвакыт алга атларбыз!

Бәйрәм көне икән бүген
Телевидениедә,
Балалар өчен тапшыру
Туган ди шушы көндә!

«Тыныч йокы, нәниләр» дә,
«Күчтәнәч» тә, «Тамчы шоу»,
«ШАЯН ТВ» каналында
Балаларга тапшыру.

Бала теле туган телдә
Ачылсын өчен яхшы,
Тапшырулар ярдәм итә,
Булсын иде дәвамлы!

Тәрбияви чара да ул,
Бала күрә, ишетә,
Үрнәк алалар алардан,
Күп булсын киләчәктә.

Алтмыш яшь тула икән бит
Телевидениега,
Татарча булгач тапшыру,
Ярата аны бар да!

                                       Фәймә Зәйнуллина

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...