Бүген кар бабай ясыйбыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген кар бабай ясыйбыз!

Бүген кар бабай ясыйбыз!

18 гыйнварда Кар бабай көне билгеләп үтелә!

Кар бабай ясау - кышкы һавада иң яхшы уеннарның берсе. Кар бабайны бары тик җепшек яисә юеш кардан гына ясарга мөмкин. Андый кардан ул бик яхшы ябыштырыла.

Кар бабайның барлык детальләренең дә үз символикасы булуы кызыклы. Мәсәлән, аның борыны булып торучы кишер - уңыш билгесе. Башында урнашкан чиләк - муллыкны символлаштыра. Персонажның кулындагы себерке - явыз көчләрне һәм чакырылмаган кунакларны куу өчен корал сыйфатында билгеләнә.

9.jpg

Бүген исә кышны кар бабайдан башка күз алдына да китерү кыен. Алар открыткаларны бизиләр, мультфильмнарның үзәк персонажлары, Яңа ел чыршыларының һәм тамашаларының төп геройлары булып торалар.

Кар бабай - кыш һәм Яңа ел бәйрәменең иң популяр символларының берсенә әйләнде. Кар бабай көнендә бу кышкы бәйрәм персонажын, һичшиксез, ясарга һәм матур итеп бизәргә кирәк!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...