«Көмеш кыңгырау» газетасы сезне «Тукай шаккатыр иде» бәйгесенә чакыра!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Көмеш кыңгырау» газетасы сезне «Тукай шаккатыр иде» бәйгесенә чакыра!

«Көмеш кыңгырау» газетасы сезне «Тукай шаккатыр иде» бәйгесенә чакыра!
тукай көмеш кынгырау.jpg
Быел Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Әгәр шагыйребез безнең заманга килеп чыкса, ул әлбәттә, күп нәрсәгә гаҗәпләнер иде. Соңгы гасыр эчендә тормыш танымаслык булып үзгәргән. Егерме беренче гасырга эләксә, Тукаебызны иң шаккатырганы нәрсә булыр иде икән? Сезгә шуны күзаллап карарга тәкъдим итәбез.

«Тукай шаккатыр иде» бәйгесенә видеолар һәм рәсемнәр кабул ителә.  Бәйгенең өченче номинациясе дә бар. Өченче номинацияне без «Тукайга хат» дип исемләдек. Синең хатыңны (ул шигъри формада да булырга мөмкин) яшьтәшләрең дә укыр, без яшәгән дөньяга, бәлки, синең күзләр белән дә карый башлар. Кызык ич ул: элек уйламаган нәрсә турында белү, аны башкача күрү.

  Бәйгенең шарты - «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу.
Катнашу өчен хатны, рәсемне яки видеоны газетага язылу турындагы квитанция белән бергә [email protected] почтасына «Бәйгегә» дип язып җибәрергә кирәк.
Катнашучыларның яше 7дән 17 яшькә кадәр. Бәйгенең үткәрелү вакыты - 16.03.2021 - 26.04.2021
Һәр юнәлеш буенча 1-3 урыннар билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, катнашучыларга дипломнар бирелә. Килгән эшләрнең сыйфатына карап жюри номинацияләр буенча җиңүчеләр билгели ала һәм алар җиңүче дипломына лаек булачак.

  Тулырак: http://chelny-rt.ru/contest/tukay-shakkatyr-ide

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...