«Киләчәккә адым»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Киләчәккә адым»

«Киләчәккә адым»
<p>
     Кичә «ШАЯН ТВ» Актаныш районының үзәк мәдәният йортында «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивалендә сәләтле балалар белән танышты! Фестиваль бу елны тәүге кат, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде. Биредә техник һөнәрләрне үз итүче, бу юнәлештә зур уңышларга ирешкән яшь талантларны данлау һәм бүләкләү тантанасы үтте. Фестиваль кысаларында балаларның кул эшләре, иҗат проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.
</p>
<p>
     «ШАЯН ТВ» яшь «Кулибин»нарны игътибарсыз калдыра алмады! Шулай ук, канал төркеме әлеге фестивальнең чишмә башында торган Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән очрашты, фестиваль киләчәге турында әңгәмә корылды. Тулырак «ШАЯН ТВ» каналында, "Яшьләр тукталышы" һәм "Шаян балалар" тапшыруында карагыз. 
</p>

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...