Дөньяда бик күп төрле бөҗәкләр бар, аларның барысы да әлегә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Урманнарда һәм джунглиларда галимнәрне гаҗәпкә калдыручы яңа төрләр табыла тора, ә кайчакта билгеле булганнары әйләнә-тирәлек тәэсирендә үзгәрә.
Бүген без сезгә гаҗәеп җан ияләре - бөҗәкләр турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.
* Хәзерге вакытта 1 миллионнан артык бөҗәк төре билгеле.
* Бал кортларының агуы химик составы буенча - кислота, ә шөпшәләрнеке - селте.
* Иң көчле бөҗәк - кырмыска, ул үз авырлыгыннан ун тапкырга күбрәк йөкне күтәрә ала.
* Черкиләр үсемлек согы һәм нектар белән тукланалар. Ә канны алар ачлыктан түгел, ә нәсел калдыру өчен кирәк булган аксымнар алу өчен эчәләр. Шунысы кызыклы, бары ана черкиләр генә кан эчә, ә ата черкиләр – тулысы белән вегетарианнар.
* Күп кенә бөҗәкләрнең ике күзе бар. Бал кортларының, мәсәлән, 5 күз. Үрмәкүчләрнең тагын да күбрәк, әмма аларның күзләре бик зәгыйфь.
* Кырмыскалар беркайчан да йокламыйлар.
* Таракан – гаҗәеп бөҗәк. Ул өзелгән башы белән ул атналар буе яши ала. Хәрәкәт итү өчен аңа баш мие кирәкми.
* Бер көн эчендә дөньяга килергә, нәсел калдырырга һәм үләргә өлгерә торган күбәләкләр бар. Мондый күбәләкләргә азык эзләргә кирәкми, чөнки аларның ашкайнату әгъзалары һава белән тулган.
* Галимнәр коңгызларның ничек очуларын һаман да аңлый алмыйлар, чөнки физика һәм аэродинамика законнары буенча алар очарга тиеш түгел икән.
* Планетада иң тиз бөҗәк - энә карагы, ул сәгатенә 60 километр чамасы тизлек белән очарга мөмкин.
* Чикерткәләр, әйләнә-тирәлекнең төсенә карап, үз төсен үзгәртергә мөмкин, шуңа күрә әлеге бөҗәкләрне төсе буенча аерып булмый. Бу аларга бигрәк тә дошманнарыннан котылу өчен кирәк.
Комментарийлар: