Бүген «Сәйлән» фестивале безнең YouTube каналда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген «Сәйлән» фестивале безнең YouTube каналда!

Бүген «Сәйлән» фестивале безнең YouTube каналда!

Дуслар, ниһаять! Барыбыз да көтеп алган мизгел!

Бүген, 30 СЕНТЯБРЬДӘ, 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналының YouTube каналында тамашачыларның күңелен яулаган грандиоз «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең премьерасы!

Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 16 катнашучы сайлап алынды. Аларны бүгеннән үк җиңүчеләр дип атарга мөмкин булыр иде, әмма алар өчен «Сәйлән» дип аталган серле юл әле әле башлана гына. Алда аларны кабат сайлап алу этаплары, мавыктыргыч остаханәләр һәм татар балалар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә!

«Сәйлән» фестиваленең ярымфинал этабында катнашучыларны яраткан җырчыларыбыз Алсу Әбелханова, Илгиз Мөхетдинов һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләячәк.

Бүген! 19:00! Безнең YouTube каналда! Яраткан катнашучың өчен җан ат һәм кушылып җырла!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...