БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Сәлам, Шаяннар! «Шаян балалар» тапшыруы алып баручысы Камилә Гыйбадуллинаның «Зөһрә көндәлеге» язмасы белән таныштырабыз.

Кич төнгә авышты. Зөһрәнең күзләренә йокы кермәде. Көне буе уйнап йөреп өй эшен эшләргә оныткан иде ул. Ә иртәгә җаваплы көн! Ничек барысына өлгерергә?! Аның иптәш кызының туган көненә барасы бар, контроль эшенә әзерләнергә дә кирәк! Чирек ахыры якынлаша 2ле алырга ярамый. Менә шул уйлар күңелен кыбырсытып тора. Һәм ул ирексездән бүгенге көнен искә төшерде. Көне буе уйнады, рәсем ясады, телефонда утырды, ә өй эшен эшләмәде. Барысы да төнгә калды. Әтисе командировкада иде, ә әнисе сеңлесен йоклатырга кереп китте. Шундый уйлары белән Зөһрә ничек йоклап киткәнен сизми дә калды.

Иртән ул өй эшен эшләмичә мәктәпкә китте. Ә бу бирем җиңел түгел иде, чөнки аның өчен яхшы уйларга һәм барысын да дөрес санарга кирәк иде. Математика фәне иде ул. Зөһрә: «бүген миннән сорамасалар ярар иде», - дип партага сеңде, кызганычка каршы, укытучының күз карашы нәкь Зөһрәгә төбәлгән иде. Шул бер мизгелдә Зөһрә бар көнен күз алдына китерде. Белгән догаларын укыды. Укытучы, ниһаять, башка фамилияне атады, Зөһрә жиңел сулап куйды һәм үзенә сүз бирде: «Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, уйнарга да, өй эшен эшләргә дә, кечкенә сеңлесен карарга да булышып була. Бары теләк кенә кирәк».

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...