10 Октябрь 2019
«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион музыкаль проект дәвам итә.
Узган ялларда сез «Сәйлән» фестиваленең премьерасын караганда, без инде финал өлешен төшерә башладык.
16 катнышучыдан бары тик 8е генә финал турына узды.
Финалда яшь җырчыларны бәяләячәк жюри әгъзалары да билгеле. Алар татар эстрадасының танылган артистлары – Ришат Төхвәтуллин, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов һәм Артур Исламов, Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев.
«Сәйлән» проектын 6 октябрьдән һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз.


Комментарийлар: