9 Октябрь 2019
Бүген бөтендөнья почта көне. Ә син хатларның җирдән генә түгел, ә һава буйлап иясенә барып җиткәнен белә идеңме? Моннан 108 ел элек аэроплан ярдәме белән беренче посылка җибәрелә. Ә Вануату дигән тын океан дәүләтендә су асты бүлеге бар. Бер Америка эшмәкәре 1915 елда почта аша икенче шәһәргә 80 меңнән артык киприч җибәргән. Ул банк бинасы төзергә уйлаган, төзелеш материалларын шулай җибәрү арзанга чыгачак дип санаган. Һәр минут саен бөтен дөнья почтасы буйлап 5 миллион хат-посылка юллана.
Ә хәзер электрон почталарның һәм башка социаль челтәрләрнең тизлеген дә исәпкә алсак, хат-хәбәрләр секундында барып җитә! Сезнең дә безгә җибәрер хатларыгыз булса, [email protected] адресына юллагыз.
Комментарийлар: