Яңгыр астында коры калып буламы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яңгыр астында коры калып буламы?

Яңгыр астында коры калып буламы?

Көн яңгырлы, дип син дә моңсуланып утырасыңмы, дустым? Күңелсезләнмә! Безнең каналда барган иң кызыклы тапшырулар, мавыктыргыч мультфильмнар, һичшиксез, синең кәефне күтәрер. Яңгыр турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез. Укып кара әле, кызык бит?

    -  Яңгыр тамчылары үзләренең тизлегенә карап үзгәрә икән. Алар сәгатенә 32 км тизлек белән төшә ала. Әлбәттә, һәр тамчы да алай тиз төшми. Кайберләренеке нибары 3 км/сәг.

    -  Яңгыр тамчысын күргәнегез бармы? Аның тормышы болыт эчендә шар рәвешендә башлана, җиргә якынлашканда, гамбургерның яртысына охшаш форма ала икән.

    -  «Көчле яңгыр» дигәндә, без коеп яуган яңгырны күз алдына китерәбез. Ә тамчыларның уртача авырлыгы нибары 0,2 грамм. Бу кеше керфегеннән дә җиңелрәк дигән сүз.

    -  Уйнап кына булса да, яңгыр тамчыларын кабып караганыгыз бар бит инде?! Аның составында пычрак, зыянлы матдәләр, тузан, бактерияләр, төтен һәм башка химикатлар барлыгын белсәгез, алай эшләмәс идегез!

    -  «Яңгыр биюе» турында ишеткәнегез бармы? Индеец кабиләләре яңгыр чакырып, шундый биюләр башкара икән. Безгә бәлки «Яңгыр тукта» биюен башкарыргадыр?!

    -  Тамчылар җиргә төшкәч, бик тәмле хуш ис чыгара. Без аны, яратып, «яңгыр исе» дип атыйбыз. Ләкин аның үз атамасы бар! Бу хуш ис «петрикор» дип атала.

    -  Яңгыр астында сез коп-коры кала аласыз! Чүлдә! Чынлыкта исә, анда да яңгырлар ява икән. Тамчылар кайнар һава тәэсирендә җиргә төшеп кенә җитми.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...