Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Башкалада нинди чаралар көтелә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Башкалада нинди чаралар көтелә?

Габдулла Тукайның тууына 138 ел! Башкалада нинди чаралар көтелә?

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел!

Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Аның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз.

Шуңа күрә, без Тукаебыз истәлеген саклап, хөрмәт итеп буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Шагыйрь һәр татар күңелендә яшәсә, милләтебезнең киләчәге дә өметле булачак!

Кадерле дуслар, барыгызны да бүгенге бәйрәм, Туган тел көне белән тәбрик итәбез! Туган телебезне саклыйк, яратыйк, үзебездән соңгы буыннарга тапшырыйк!

Бәйрәм уңаеннан шәһәребездә күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырылган:

* 8:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын башка еллардан аермалы буларак Казан Кремлендә бүләклиләр. Быел премияне алырга 10 кандидат тәкъдим ителгән.

* 11:30 сәгатьтә Казан дәүләт циркында «Печән базарында» дип аталган беренче милли театраль-цирк спектакль куела. Тамаша Габдулла Тукай шигырьләренә һәм әкиятләренә нигезләнеп язылган. Спектакль 26 апрельдән 5 майга кадәр 8 тапкыр күрсәтеләчәк.

* 14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Г.Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узачак.

* 17:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә «Мин татарча сөйләшәм» Республика акциясе була.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...