«ШАЯН ТВ» каналы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

«ШАЯН ТВ» каналы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән әдипнең һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова да урын алды.

Каналның яшь алып баручылары Мәрьям Җаппарова белән Эмиль Закиров шагыйрьнең «Бәйрәм бүген» шигырен сөйләделәр.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...