Сары чәчәк «балы». Тәмле булсын!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Сары чәчәк «балы». Тәмле булсын!

Сары чәчәк «балы». Тәмле булсын!

Май ае – яңарыш, яшеллек ае. Бөтен дөнья яңара! Болын-кырларны бизәп утырган тузганакны гына күрегез сез! 13 май - тузганак көне. Аның файдалы үзенчәлекләре инде бик күптәннән билгеле. Ә сары чәчәкләреннән ясалган кайнатманың сәламәтлеккә файдасын әйтеп бетергесез! Әле сез ясап өлгермәдегезме? Алайса, тизрәк ашыгыгыз! Ләкин башта берничә төп киңәшне истә калдырырга кирәк!

~ чәчәкләрне май аенда төшкә кадәр, иң яхшысы, иртән җыярга кирәк, бу вакытта файдалы элементлар күбрәк була!

~ яңгырдан соң җыю, шулай ук дөрес түгел. Чәчәкләр ачылган һәм коры булырга тиеш.

~ чәчәкнең сары өлешен генә куллансагыз, кайнатма бик тәмле булыр. Яшел яфраклары әчкелтем тәм бирә! Шуңа күрә болынга барганда, үзегез белән кайчы алырга онытмагыз.

~ иң мөһиме!!! Чәчәкләрне экологик чиста урыннан җыярга тырышыгыз! Шәһәрдә, завод, төрле калдык су яннарыннан җыярга ярамый.

Үзегез белән күтәренке кәефне дә ияртеп, бөтен гаиләгез белән болынга юл тотыгыз. Шәһәр шау-шуыннан арганнар өчен бу зуууур бәхет!

400 данә сары чәчәк җыярга кирәк. Болында ук яшел төбен кисеп җыйсагыз яхшырак (өйдә кисәргә мөмкин). Бу эштә әниләрегезгә ярдәм итегез. Чәчәкләрне юмыйча (югыйсә, бөтен файдалы үзенчәлекләрен юып төшерәчәксез) өстенә 1 литр су саласыз. Кайнап чыккач, акрын утта 10 минут кайнатырга кирәк. Аннары ярты чәй калагы лимон кислотасы өстәп, тагын 20-25 минут кайнатып аласыз. Кайнатма әзер диярлек. Сөзгеч аша суын чыгарасыз. Шулай итеп, сары чәчәк үз эшен эшләде. Сөзелгән кайнатмага 1 кг 200 гр шикәр комын акрын гына өстисез. Һәм тагын акрын утта 30-40 минут кайнатасыз. Өйгә таралган тәмле ис башны әйләндерә! Ә чәчәк «балының» тәме! «Мәхәббәт балы» дигән атамасы да бар икән әле аның! Сәламәтлек өчен генә түгел, ә күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы!!!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...