13 Май 2020
Яңа гына язга аяк баскан идек, инде соңгы аеның да уртасына җитәбез. Тиздән барыбыз да сагынып көткән җәй җитә! 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан рәсем бәйгесе игълан итәбез. Балачак темасына багышланган рәсемнәрне [email protected] почтасына 20 майга кадәр «Балачак» рәсем бәйгесенә тамгасы белән кабул итәбез. 21 майдан 31 майга кадәр «ШАЯН ТВ» сайтында тавыш бирү булачак. 1 июнь көнне, «ШАЯН балачак» марафоны кысаларында, җиңүчеләрне игълан итәбез. Өч призлы урын булачак, һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылачак.
Комментарийлар: