Күктәге зур караңгы болытларны күргәч, мөгаен, тиздән яңгыр явар, дип уйлыйбыз. Яңгыр яусын өчен, болытлар гына кирәк, дип уйларга яратабыз. Ләкин, чынлыкта, яңгыр - ул озак һәм катлаулы процесс нәтиҗәсе. Яңгыр яусын өчен, Кояшның, Җирнең һәм атмосфераның үзара тәэсире кирәк. Җир Кояш белән җылына. Югары күтәрелә торган җылы һава су парларын атмосферага китерә. Парлар тарала һәм суына.Җылы һава үзенең бер өлешен күзгә күренми торган су парына бирә, шулай итеп болытлар барлыкка килә. Болыт эчендәге кечкенә тамчылар зураеп авырайгач, Җиргә яңгыр булып ява. Ләкин яңгыр көн дә явып тормый, чөнки пар болытка әйләнә алмый. Аның өчен һавада тузан бөртекләре, кар я боз булу мөһим. Гадәттә, яңгыр яусын өчен, җылы һава массаларының салкын белән реакциягә керүе кирәк. Шуңа күрә һава торышы фаразлары һәрвакыт һава массаларының хәрәкәте турында искә ала. Алар безгә яңгыр булырмы, юкмы икәнен әйтеп тора.
Комментарийлар: