Кояш һәм ай тотылган көннәрдә нәрсәләр эшләмәү хәерле?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кояш һәм ай тотылган көннәрдә нәрсәләр эшләмәү хәерле?

Кояш һәм ай тотылган көннәрдә нәрсәләр эшләмәү хәерле?

Кояш яки Ай тотылу - астрономиядә дә һәм астрологиядә әһәмиятле вакыйга. Ул һәрвакыт сынаулар һәм үзгәрешләр белән бәйле. Өстәвенә, бу юлы аларның тотылуы бер-бер артлы бара. Ишеткәнсездер, бу вакыйга 25 октябрьдә Кояш тотылу белән башланды һәм 8 ноябрьдә, Ай тотылу белән тәмамланачак.

25 октябрь көнне Ай Кояш дискының өлешен каплап, Җир өстенә Айның ярымкүләгәсе генә төште. Бу вакыйганы күпләр күреп калырга ашыкты, чөнки киләсе зур Кояш тотылу 2030 елда гына булачак. 8 ноябрьдә исә сирәк күренеш - өлешчә Ай тотылуның шаһиты була алачакбыз. Ул 14:02 сәгатьтә максималь фазага җитәчәк. Ләкин Россиядә бу күренеш көннең якты вакытына туры килү сәбәпле, ул күренмәскә мөмкин.

Астрологлар бу вакыйгага ныклап әзерләнә. Ай бу вакытта Үгезбозау йолдызлыгында, шуңа күрә Үгезбозау, Кысла, шулай ук Арыслан, Кыз, Чаян, Кәҗәмөгез, Сукояр һәм Балык йолдызлыгында туучыларга күчеш чоры тәэсир итәчәк.

Әлеге вакыйгалар кешегә төрлечә йогынты ясарга мөмкин. Астрологлар әйтүенчә, бу көнне барлык йолдызлык билгеләренең кимчелекләре «уяначак». Кешеләр арасында аңлашылмаучанлыклар артачак. Ачу килүләр, дөрләп кабынып китүләр күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә бер-береңә карата игътибарлы булу сорала. Дулкынлануларга, хис-кичерешләргә бирелергә, сәер теләкләргә һәм омтылышларга иярергә ярамый.Шулай ук бу көнне яңа эшләр башламау хәерле, үпкәләтүчеләрне кичерегез дип тә киңәш итә астрологлар.

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...