20 Ноябрь 2023
Дуслар, «Иртәнге чәй»ләрне тыңладыгызмы?
Бүген «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре «Болгар радиосы»нда, «Иртәнге чәй» тапшыруында кунакта булдылар. Туры эфирда «ШАЯН ТВ» каналының PR-бүлеге хезмәткәре Руслан Хафизов, музыкаль редактор Наилә Закирова һәм «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре Кәрим Галиев һәм Әминә Мортазина бик тиздән булачак «ШАЯН ТВ»ның юбилей концерты турында сөйләделәр һәм каналның иң кайнар яңалыклары белән уртаклаштылар.
Комментарийлар: