Кар бөртекләре ни өчен бии?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кар бөртекләре ни өчен бии?

Кар бөртекләре ни өчен бии?

Дуслар, күрдегезме, кар ява! Урамда талгын гына, ап-ак кар бөртекләре бөтерелә-бөтерелә бииләр. Ак җәймә белән капланган урамнардан йөрү - могҗизалы хисләр тудыра! Хәтта бу ыгы-зыгы арасында да кар яву тормышта әкият һәм тылсымга урын барлыгын искә төшерә. Ул безнең йөрәкләрне җылылыкка төрсен, шатлыкка күмсен!

Ә сез карның ничек барлыкка килгәнен беләсезме? Белмәсәгез, әйдәгез бергәләп өйрәник!

Җир шарының күп өлешен елгалар, күлләр, океан һәм диңгезләр тәшкил итә. Әлеге сулыклар парланып, күккә таба юл ала. Соңрак алар суынып, кечкенә тамчыларга әвереләләр. Җылы көнне алар яңгырга, ә салкын вакытта исә кристаллга әйләнеп, кар булып кире безнең янга төшәләр.

Хәзерге вакытта урамда нигә кар яуганын аңлагансыздыр инде? Оһ, чана һәм чаңгы шуар вакытлар да якынлаша икән... Җылы бияләйләрегезне әзерли торыгыз, ШАЯНнар!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...