«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Дуслар, бүген сезгә һәрбер мәктәп укучысының көндәлек рационында булырга тиешле ризыкларны тәкъдим итәбез. Әлеге ашамлыклар баш мие эшчәнлеген яхшырталар. Аларны куллансагыз, һәрберегезнең кәефе яхшырыр!

1.Балык. Майлы диңгез балыклары аеруча файдалы. Балыкта баш миенең актив эшчәнлеге өчен кирәк булган витаминнар һәм туклыклы матдәләр күп. Форель, сардина, тунец D витаминына һәм Омега-3 кислоталарына бай. Бу матдәләр хәтерне яхшырта. Омега-3 баланың иммунитетын да ныгыта.

2. Ит. Иттә бик күп аксым бар, ул тукымалар һәм эчке әгъзалар өчен җавап бирә. Аксымнарны башка бернинди матдәләр белән дә алыштырып булмый. Ит организмыбыз өчен кирәкле булган бик күп матдәләргә ия: аминокислоталар, тимер, фосфор һәм башка элементлар, В төркеме витаминнары.

3. Йомырка. Аның аксымга бай булуы һәркемгә мәгълүм. Шулай ук йомыркада баш мие үсешенә уңай йогынты ясаучы холин дигән матдә дә бар. Йомырка ашаган баланың башы яхшырак эшли.

брокколи.jpg

4. Брокколи. Брокколида баш мие эшчәнлеген яхшырта торган К витамины күп. Моннан тыш, анда бор кебек файдалы элемент та бар. Организмга бор җитмәү, үз чиратында, еш кына баш мие активлыгының кимүенә китерә.

5. Сөт продуктлары. Алар кальций, аксым, витаминнар һәм башка туклыклы матдәләрнең искиткеч чыганагы булып тора. В витамины һәм аксымнарга бай әлеге ризыклар шулай ук баш миен яхшы эшләтә. Әлеге продуктларда ашкайнату системасы өчен файдалы пробиотиклар да күп.

орех.png

6. Чикләвек. Акыл эшчәнлеген арттыру өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Витаминнар һәм файдалы матдәләр күләме буенча чикләвек күп кенә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне узып китә. Анда калий, кальций, магний, фосфор, тимер һәм башка минераллар бар.

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...