Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ФЛАМИНГО НИК АЛ ТӨСТӘ?

Фламингоны дөньядагы бер генә башка кош белән дә бутап булмый. Ни өчен? Чөнки әлеге кошлар алсу төстә. Әмма алар тумыштан ук алсу булып тумый, каурыйлары 3-4 елдан соң гына бу төскә керә икән. Ә барысына да фламинголар тукланган ризык сәбәпче. Алар ашаган ризык никадәр каротиноид дигән матдәгә бай була, кошның төсе дә шулкадәр алсурак була.

 кош.jpg

ШОКОЛАД КАЯН БАРЛЫККА КИЛГӘН?

«Шоколад» сүзен Европага Испания илбасарлары Мексикадан «ияртеп» кайтканнар. Алар XVI гасырда бу илне басып алгач, биредә бик яратып кулланыла торган әчкелтем эчемлектән һушларын җуя язганнар. Тиздән аны ацтекларның изге агачы - какао орлыкларыннан ясалуын белгәннәр.

Европада шоколад белән озак еллар буе патша сараеның аксөякләре генә сыйлана алган, һәм менә 1657 елда Лондонның «Җәмәгатьчелек хәбәрчесе» газетасында: «Квинс-Хед урамында яшәүче бер француз йортында «шоколад» дигән бик шәп эчемлек сатыла. Аны чимал килеш тә, әзер килеш тә сатып алырга мөмкин», дигән белдерү басылып чыккан. Гади халыкка да бу эчемлек бик ошаган. Тик бәясе кыйммәт булу сәбәпле, татлы ризыктан зур бәйрәмнәрдә генә авыз итә алганнар.

 торт.jpeg

«НАПОЛЕОН» ТОРТЫНА НИЧӘ ЯШЬ?

«Наполеон» тортының француз императоры белән турыдан-туры бәйле булуын ишеткәнегез бармы? Әлеге десертның рецепты 1912 елда ук барлыкка килгән. Ул чорда «Наполеон» пирожный булган. Россиядә Мәскәүне французлардан азат ителүнең 100 еллык юбилеен бәйрәм иткәннәр. Махсус киемнәр тегелгән, витриналар бизәлгән, патриотик шигырьләр язылган. Кулинарлар да битараф калмаган. Берничә катламнан торган һәм баллы крем белән сыланган пирожный барлыкка килгән. Квадрат формасындагы бәлешне диагональ буенча кискәннәр, ягъни өчпочмак формасына керткәннәр. Ә исемен «Наполеон» дип кушканнар. Хәзер әлеге пирожный торт булып йөри, аның каравы исеме сакланган. Димәк, бу тортка – 103 яшь икән!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...