Ял көннәренә премьера!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ял көннәренә премьера!

Ял көннәренә премьера!

Ял көннәренә «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына җәйге премьера әзерләде! «Джастин һәм гайрәтле алпарлар» батырлыклар кылырга чакыра!

Мультсериалның төп герое Джастин алпар булырга карарга кыла. Вакыйгалар тылсымлы патшалыкта бара. Анда әкияти затлар яши һәм һәрдаим могҗизалар булып тора, әмма биредә чын батырлык кылу катлаулана бара.

Төп герой Джастин исә, алпарлар турындагы тарихларны ярата торган җирән чәчле, зирәк егет. Әтисе, улына яхшылык теләп, адвокат карьерасын һәм патша сараендагы урынны тәкъдим итә. Ләкин малай анда хезмәт итәргә теләми, ул чын алпарлар батырлыгы турында хыяллана. Әбисеннән ул бабасының атаклы алпар булганлыгын белә, һәм ул, хыялын тормышка ашыру өчен, өеннән кача. Аңа бик күп сынаулар аша узарга, гүзәл кыз һәм чын дуслар белән очрашырга һәм сәяхәте ахырында чын батырлык кылырга туры киләчәк!

Әгәр сезгә төп герой язмышының ни белән бетүе кызык икән, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «Джастин һәм гайрәтле алпарлар» мультсериалын карарга киңәш итәбез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...