БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Сезне тамашачыбыз Гүзәл Муллахмәтованың «Бары туган җирдә генә...» дип исемләнгән шигыре белән таныштырабыз!

Һәркемнең дә туган җире
Күңеленә якын була.
Бары туган җирдә генә
Иң күңелле җырлар туа. 

Туган җирдә моңлы итеп
Кошлар сайрый, гөлләр үсә.
Туган җирдә генә назлы
Һәм шифалы җилләр исә. 

Якын минем күңелемә
Туган җирнең һәрбер төше.
Бәхетле булып яшәсен
Үз туган җирдә кеше!

Дуслар, сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...