“Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе”, - дип җырлар чак җитте! Чыршы - Яңа ел символы. Илебездә ул бик киң таралган агач. Алар тайгадагы урманнарда үсә. Чыршыдан утын әзерлиләр, кәгазь ясыйлар. Ә чыршы урманының һавасының сихәтен әйтеп бетергесез! Без сезгә әлеге ылыслы агач турында иң кызыклы фактларны тәкъдим итәбез.
* Бүген чыршының якынча 40 төре исәпләнә.
* Көз көне чыршы ылысларын коя, ләкин бөтен өлешен дә түгел, ә алтыдан бер өлешен генә. Яз көне аңа яңа ылыслар үсә.
* Чыршылар җилле һава торышын яратмыйлар.
* Бөтен дөньядагы кәгазьнең төп өлеше нәкъ менә чыршыдан ясала.
* Һәр чыршы күркәсендә йөзгә якын орлык бар.
* Гади чыршы өч-дүрт йөз ел яшәргә мөмкин.
* Чыршы урманнары гаҗәеп рәвештә климатка йогынты ясыйлар. Кыш көне чыршылыкта, башка урыннарга караганда, җылырак, ә җәйге эсседә - салкынрак.
* Карт чыршы йөз метр биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин.
* Чыршының күркәләре 10 елдан да иртәрәк үсә башламый, әмма 50-60 елдан да соңга калмый. Бу, беренче чиратта, агачның үсү шартларына бәйле.
* Чыршы ылысында, бигрәк тә яшь агачныкында, C витамины лимонга караганда күбрәк була.
* Тайганың төп өлешен чыршылар тәшкил итә.
* Чыршы һаваны бик яхшы чистарта, тузанны бетерә һәм хәтта аллергияле кешеләргә дә уңай йогынтый ясый.
Фото: Яндекс
* Яңа елда чын чыршы бизәү традициясе Россиядә Петр беренче заманыннан ук калган.
Комментарийлар: