Дуслар, ниһаять, урамда кар һәм Яңа ел тылсымы да сизелә башлады! Димәк, могҗиза, бүләкләр һәм күңелле уеннар вакыты килеп җитте! Дусларыгыз белән яки сафта уйный ала торган иң кызыклы уеннарның берсе - «Серле санта» уены. Бу уенда һәр катнашучы «серле» бүләк бирүче булып тора. Ягъни сез бер кешегә бүләк бирәсез, әмма кем икәнегезне әйтмисез дигәнне аңлата!
«Серле санта» уенына чек-лист:
1. Дусларыгызны чакырып, 5-20 кешедән торган төркем җыегыз. Кеше күбрәк булса, күңеллерәк!
2. Бүләкнең бәясе буенча килешегез, һәр кеше үзенчәлекле һәм алырга мөмкин булган әйберләр сайласын.
3. Һәр катнашучы үз исемен кәгазьгә яза. Аннары барлык кәгазьләр тартмага салына. Чират буенча һәр уйнаучы үзенә кәгазь тартып ала.Бу сезнең бүләк бирәчәк кешегез булачак! Шулай ук махсус онлайн сервислар белән дә куллана аласыз.
5. Алга таба дустыгыз өчен бүләк сайлау вакыты! Аның кызыксынуларын исәпкә алырга тырышыгыз.
6. Билгеләнгән көндә җыелып, бүләкләрне ачыгыз.
«Серле Санта» уены - дуслар белән вакыт уздыру һәм онытылмас хәтирәләр тудыру өчен бик шәп мөмкинлек! Яңа елыгыз күңелле мизгелләр белән тулы булсын!
Комментарийлар: