Фотобәйге: «Бергәләп өйрәник»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Фотобәйге: «Бергәләп өйрәник»

Фотобәйге: «Бергәләп өйрәник»

Кадерле дуслар! Сезне «Бергәләп өйрәник» мастер-класслар фотобәйгесендә катнашырга чакырабыз. Фотобәйгедә 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала.

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

  1. Нинди дә булса кул эшләнмәсе ясарга. Ул төрле ысуллар (техникалар) ярдәмендә ясалган уенчык, сувенир яки файдалы кирәк-ярак булырга мөмкин.
  2. Эш барышын чагылдырган текст һәм фотоларны сайтыбызга урнаштырырга кирәк булачак. (берничә фото)
  3. Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәнлеге - шәһәре яки авылы, балалар бакчасы; мәктәбе, сыйныфы күрсәтелергә тиеш.
  4. Текстны һәм бала турында мәгълүматны татар телендә һәм татар хәрефләрен кулланып язу мәҗбүри.
  5. Бәйгедә катнашучыларның бер-берсенә ихтирамлы булуы, негатив комментарийлар язмавы һәм гадел рәвештә тавыш җыюы сорала.
  6. Сайтта иң күп тавыш (лайклар) җыйган ун фото «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына, калганнар катнашучы дипломына ия булачак, иң уңышлы эшләр газетабызның 8нче битендә урын алачак.
  7. Бәйгегә эшләр 2019 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр кабул ителә.
  8. Тавыш бирү 2019 елның 30нчы июненә кадәр дәвам итәчәк.
  9. Редакция бәйгегә килгән фотоларны газетада һәм сайтта иллюстрация рәвешендә (авторын күрсәтеп) куллану хокукына ия
Мәгълүмат http://chelny-rt.ru/contest/berglp-yrnik-master-klasslar-fotobygese сайтыннан алынды.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...