13 May 2019
Кадерле дуслар! Сезне «Бергәләп өйрәник» мастер-класслар фотобәйгесендә катнашырга чакырабыз. Фотобәйгедә 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала.
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ
- Нинди дә булса кул эшләнмәсе ясарга. Ул төрле ысуллар (техникалар) ярдәмендә ясалган уенчык, сувенир яки файдалы кирәк-ярак булырга мөмкин.
- Эш барышын чагылдырган текст һәм фотоларны сайтыбызга урнаштырырга кирәк булачак. (берничә фото)
- Баланың исем-фамилиясе, яше һәм кайдан икәнлеге - шәһәре яки авылы, балалар бакчасы; мәктәбе, сыйныфы күрсәтелергә тиеш.
- Текстны һәм бала турында мәгълүматны татар телендә һәм татар хәрефләрен кулланып язу мәҗбүри.
- Бәйгедә катнашучыларның бер-берсенә ихтирамлы булуы, негатив комментарийлар язмавы һәм гадел рәвештә тавыш җыюы сорала.
- Сайтта иң күп тавыш (лайклар) җыйган ун фото «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына, калганнар катнашучы дипломына ия булачак, иң уңышлы эшләр газетабызның 8нче битендә урын алачак.
- Бәйгегә эшләр 2019 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр кабул ителә.
- Тавыш бирү 2019 елның 30нчы июненә кадәр дәвам итәчәк.
- Редакция бәйгегә килгән фотоларны газетада һәм сайтта иллюстрация рәвешендә (авторын күрсәтеп) куллану хокукына ия
Comments: