Рәхмәт Сезгә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Рәхмәт Сезгә!

Рәхмәт Сезгә!

«ШАЯН ТВ» каналы инде менә алты ай буена үз шаяннарын төрле мультфильмнар, кызыклы тапшырулар белән сөендерә. Шушы вакыт эчендә балалар үзләренә Алекс, Марин, Камыр батыр, Леонардо һәм башка бик күп дуслар тапты. Канал, эшли башлаганнан алып, балаларга утыздан артык мултьфильм күрсәтте һәм күрсәтә. «Шаян тәҗрибәләр», «Кичке әкиятләр», «Кармак ТВ», «Оста куллар», «Бергәләп өйрәник» алып баручылары белән нәни караучыларыбыз төрле тәҗрибәләр, фәнни ачышлар һәм файдалы җайланмалар ясыйлар, иң мавыктыргыч әкиятләр белән танышалар, җырлыйлар һәм ял итәләр. Бу тапшыруларны төшерү өчен, күптән түгел «ШАЯН ТВ» ның яңа студиясе дә ачылды.

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналының төп максаты — татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру, оригиналь программалар, телевизион уен һәм викториналар, кызыклы мультипликацион фильмнар һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Безне сез сайттан тыш Инстаграм, Вконтакте битләрендә, Ютуб каналында да таба аласыз. 

Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...