«ШАЯН ТВ» каналы «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Алдынгылар медиа» сменасында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Алдынгылар медиа» сменасында!

«ШАЯН ТВ» каналы «Беренчеләр хәрәкәте»нең «Алдынгылар медиа» сменасында!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы «Идел» яшьләр үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең җәйге «Алдынгылар медиа» сменасында очрашуда булып кайтты. Медиа сменасы Enter интернет-журналы һәм «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә үткәрелә. Биредә яшүсмерләр өчен лекцияләр һәм практик мастер-класслар үтә.

Очрашуда «ШАЯН ТВ»ның PR-бүлеге хезмәткәре, «Яшьләр тукталышы» алып баручысы Руслан Хафизов катнашучыларны каналның эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды, бүләкләр өләште. «ШАЯН ТВ» каналының алып баручы Илзия исә төрле кызыклы остаханәләр үткәрде.

Шулай ук лагерьда катнашучылар өчен фотография, видео төшерү, копирайтинг, журналист осталыгы һәм социаль челтәрләрдә контент булдыру серләренә өйрәнү дә каралган. Аларның һәркайсының кураторлары – танылган республика медиаиндустриясе вәкилләре.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...