ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Кемгәдер бакалар җирәнгеч булып тоела, әмма чынлыкта исә алар бик кызыклы җан ияләре. Төрләренә карап, алар суда да, коры җирдә дә яши ала. Без бакалар турында тагын нәрсәләр беләбез соң? Гаҗәп, күпчелек кешеләр бу хайваннар турында берни дә белмиләр диярлек. Без моны төзәтергә булдык.

* Бакаларның 4700 ләп төре билгеле.

* Бакалар - су астында һәм коры җирдә сулый ала торган җир-су хайваннары.

* Аларны, нигездә, елгалар, буалар һәм күлләр кебек дымлы урыннарда очратырга була, чөнки баканың тәне һәрвакыт дымлы булырга тиеш.

* Бакалар диңгездә яки теләсә нинди тозлы суда яши алмыйлар.

88.jpg

* Әлеге җан ияләре төсләрне курми, алар бары тик кара яки ак төсләрне генә аералар.

* Бакалар бер үк вакытта алны, өске якны һәм ян якларны да күрә ала. Алар хәтта йоклаганда да күзләрен йоммый.

* Бакалар, азыкны эләктерү һәм йоту өчен, үзләренең ябышкак телләрен кулланалар. Кешеләрдән аермалы буларак, аларның теле авызның арткы өлешенә урнашмаган. Ул алгы өлешкә беркетелгән, бу бакага телен ераграк арага озынрак чыгарырга мөмкинлек бирә.

* Бака бакылдавы бик уникаль, ул ике километр ераклыкка кадәр ишетелергә мөмкин.

* Әлеге хайваннарда тавыш капчыклары бар, алар һава белән тутырыла һәм тавыш көчәйтү өчен кулланыла.

* Бака үз тәне озынлыгыннан 20 тапкыр артыграк ераклыкка сикерергә мөмкин.

* Күпчелек бакалар тән тиресен атна саен алыштыралар. Иске тирене, гадәттә, ашыйлар.

* Баканың күзләре һәм борыны баш очында урнашкан, шуңа күрә ул сулый һәм суга чумганда да күрә.

* Бакаларга су эчәргә кирәкми, чөнки алар аны үз тиреләре аша йоталар.

* Бакалар, кагыйдә буларак, тире аша сулыйлар. Борын аша һаваның 25 проценты гына йотыла.

* Бака азыкның тәмен күзе белән тоя.

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...